Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сергей Чемезов «КАМАЗ»да яңа производство белән танышты
Август аенда «КАМАЗ» яңа кабиналар производствосында җиһазларны монтажлау эшен төгәлләячәк.
(Чаллы, 29 июнь, «Татар-информ», Егор Никитин). 2018 елның август аенда «КАМАЗ» йөк машиналары кабиналарының яңа каркасларын җитештерү буенча җиһазларны монтажлау эшен төгәлләячәк. Чаллыга «КАМАЗ» акционерларының еллык җыелышына килгән «Ростех» дәүләт корпорациясе башлыгы Сергей Чемезов булачак производство белән танышты. Бу хакта автогигантның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, йөк машиналары өчен яңа кабиналар җитештерү – предприятиене үстерүдә төп этапларның берсе, аның ахыргы максаты исә 2019-2022 елларда яңа модель рәтен эшләп чыгару. Яңа кабиналар К5 яңа буын автомобильләрендә кулланылачак.
Быелның дүртенче кварталында булачак заводта сынау производствосы старт алыр дип көтелә. Завод киләсе елның апрелендә рәсми рәвештә ачылып, йөк машиналары өчен яңа кабиналарны серияләп җитештерә башлаячак. Бу хакта «КАМАЗ»ның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз