Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сергей Брилев Рөстәм Миңнехановтан интервью алачак
Казан Кремлендә "Вести в субботу" телетапшыруының алып баручысы Татарстан Президенты белән очрашачак.
(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Казан Кремлендә Россия телевидениесе журналисты Сергей Брилевны көтәләр. Шимбә көннәрендә “Вести” тапшыруын алып баручы Сергей Брилев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан интервью алыр дип көтелә. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте рәсми интернет-порталында хәбәр ителә.
Мәгълүм булганча, 2015 елның 19 июнендә Сергей Брилев ул вакытта Татарстан Президенты вазифасын башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән республиканың эчке һәм тышкы икътисади эшчәнлеге турында фикер алышкан иде. Июльдә “Рөстәм Миңнеханов белән биш кич” проекты кысаларында, Татарстан Президенты һәм “Россия 1” каналы алып баручысы очрашуы “КАМАЗ” автозаводы территориясендә узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз