Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сергей Безруков кечкенә казанлыларны «мюзикл-хрюзикл»га чакыра
Казанда Мәскәү Губерна театрының “Өч кыю дуңгыз баласы турында”гы (“Про трех отважных поросят”) спектакле куелачак
(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”). Кышның соңгы көне – 28 февральдә “Пирамида” мәдәни күңел ачу комплексы сәхнәсендә Сергей Безруков җитәкчелегендәге Мәскәү Губерна театрының “Өч кыю дуңгыз баласы турында”гы спектакле (“Про трех отважных поросят”) булачак. “Тере” актерлар белән беррәттән, курчак персонажлары катнашындагы әлеге музыкаль әкиятне режиссер Татьяна Вдовиченко куйган. Спектакльләр сәгать 12.00 һәм 16.00дә башлана.
Өч дуңгыз баласы турындагы барыбызга да таныш әкият «мюзикл-хрюзикл» жанрына күчерелгән. Вакыйгалар тылсымлы урманда түгел, ә өч дуңгыз баласы турында спектакль куела торган музыкаль театрда бара. Явыз Бүредән качып котылган өч туган маҗараларына тамаша вакытында театраль труппада барган маҗаралар өстәлә.
Спектакльнең көен һәм либреттосын Константин Плеханов иҗат иткән. Костюмнарны һәм декорацияләрне Алена Гончарова белән Алексей Иванченко уйлап тапкан. Биюләрне сәхнәгә куючы – Дмитрий Акимов. Спектакльдәге төп рольләрне Астемир Апанасов, Степан Куликов, Антон Буглак (Бүре), Дмитрий Опаричев, Максим Демченко, Александр Шугаров (Дирижер), Ирина Дубкова (Наф-Наф), Юлия Пилипович, Александра Исаева (Ниф-Ниф), Ольга Пономарева, Вера Клубничкина, Екатерина Мордвинова (Нуф-Нуф) башкара. Спектакль 1 сәгать бара.
“Татар-информ” агентлыгы алдан хәбәр иткәнчә, 24-28 февральдә Казанда Сергей Безруков җитәкчелегендәге Мәскәү Губерна театры гастрольләре узачак. Тамашачыга театрның иң яхшы куелышлары күрсәтеләчәк: А.Островскийның «Нашла коса на камень» комедиясе, Д.Приваловның «Прекрасное далёко» фәлсәфәле фантазиясе, А.Слаповскийның «Первое второе пришествие» гыйбрәтле хикәясе. Спектакльләр Г.Камал исмендәге Татар дәүләт академия театры һәм “Пирамида” комплексында булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз