Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Сергей Беляков Мари Эл Республикасы прокуроры итеп билгеләнде
Сергей Беляков Казанда туган, прокуратура органнарында 1995 елдан бирле эшли.
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Россия Президенты Указы белән 53 яшьлек Сергей Беляков Мари Эл Республикасы прокуроры итеп билгеләнде, дип хәбәр итә «Волжская правда».
Сергей Беляков Казанда туган, прокуратура органнарында 1995 елдан бирле эшли. Ул үзенең хезмәт юлын Татарстан прокуратурасында өлкән тикшерүче сыйфатында башлаган. Берничә ел икътисади җинаятьләрне тикшерү өлкәсендә эшләгән. 2001-2007 елларда Татарстанның Баулы шәһәр прокуроры вазифасында булган, тагын бер ел Чаллы прокуроры вазифасын башкарган, ә 2008 елда Түбән Новгород өлкәсе прокуроры урынбасары итеп билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз