news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сергей Жуков «Мәскәү – Татарстан күпере» форумында яшьләр алдында чыгыш ясаячак

«Руки Вверх» төркеме лидеры һәм рус телле иң танылган хитмейкерларның берсе Сергей Жуков «Мәскәү – Татарстан күпере» яшьләр форумында катнаша. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Телеграм-каналында хәбәр иттеләр.

Элегрәк «Татар-информ» белдергәнчә, «Мәскәү-Татарстан күпере» Х Мәскәү яшьләр форумы Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университетында 12 апрельдә уза. Чара 14:30 сәгатьтә башлана.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов форумның үзенчәлекле атмосферасын билгеләп үтте һәм аның мөһимлеген ассызыклады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100