news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сергей Шойгу Кораллы көчләрдә хәрбиләр санын 1,5 миллионга кадәр арттырырга тәкъдим итте

Россия саклану министры Сергей Шойгу сүзләренчә, Россия Кораллы көчләрендә хәрбиләр санын 1,5 миллионга кадәр җиткерергә кирәк, шуларның 695 меңе контракт буенча хезмәт итәчәк. Бу хакта ведомство башлыгы РФ Саклану министрлыгының йомгаклау коллегиясендә белдерде.

«Россия Федерациясенең хәрби иминлеген тәэмин итү бурычларын гарантияле хәл итү өчен Кораллы көчләр санын 1,5 миллионга кадәр хәрбигә, шул исәптән контракт буенча хәрби хезмәт үтүчеләр санын 695 мең кешегә кадәр җиткерергә кирәк», – дип белдерде министр.

Исегезгә төшерәбез, чараны Югары баш командующий, Россия Президенты Владимир Путин үткәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100