news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сергей Шойгу Идел буе федераль округында БПЛА һөҗүмнәре арту турында хәбәр итте

Идел буе федераль округы 2025 елда махсус хәрби операция уздыруның бөтен чорына караганда өч тапкыр ешрак пилотсыз очкычлар һөҗүменә дучар булды. Бу хакта РФ Иминлек советы секретаре Сергей Шойгу критик мөһим объектларны яклау буенча күчмә киңәшмәдә хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, махсус хәрби операция шартлары «гомумән илдәге һәм аерым алганда Идел буе федераль округындагы оператив вазгыятьне тамырдан үзгәртте». Терактлар һәм диверсияләр саны сизелерлек дәрәҗәдә артты.

Шойгу билгеләп үткәнчә, Идел буе округы – Россиянең төп логистик һәм сәнәгать үзәкләренең берсе. «Монда оборона-сәнәгать комплексының стратегик предприятиеләре, энергетика, химия сәнәгате объектлары, транспорт төеннәре – дәүләтнең икътисади иминлегенең һәм оборонага сәләтлелегенең нигезен тәшкил итүче бөтен нәрсә тупланган. Дошман иң беренче чиратта әлеге объектларга һөҗүм итә», - дип китерә аның сүзләрен ТАСС.

Шулай ук куркыныч факторлары арасында – алга киткән транспорт инфраструктурасы: тимер юллар, күперләр, торба үткәргечләр. Аларга зыян килү җитди икътисади нәтиҗәләргә китерергә һәм тормыш өчен мөһим логистик чылбырларны бозарга мөмкин, дип аңлатты Шойгу.

news_right_1
news_right_2
news_bot