news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сергей Шойгу Аксубай хәрбиләрен Батырлык ордены белән бүләкләде

Аксубай районыннан «Кварц» һәм «Хакас» атамалы кешеләр дәүләт бүләкләренә лаек булды. Россия саклану министры Сергей Шойгу «Центр» гаскәрләре төркеменең Украинада Краснолиманск юнәлешендә хәрби операция уздыру зонасында катнашучы хәрби хезмәткәрләренә Батырлык орденын шәхсән үзе тапшырды. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Бүләкләнүчеләр арасында Аксубайдан ике хәрби – «Кварц» атамалы Үзәк хәрби округның штурм отряды командиры урынбасары һәм «Хакас» атамалы взвод командиры бар.

«Хакас» Аксубайда туган һәм үскән, СПТУ тәмамлаган һәм Красноярскида хезмәт иткән, Чечняда сугышта катнашкан. Армиядән соң бу шәһәрдә яшәргә калган, поезд машинисты булып эшләгән. Ә махсус хәрби операция башлану белән үзе теләп шунда киткән.

Украинада Краснолиманск юнәлешендә хәрби операция уздыру зонасында егетләр очрашмаганнар һәм аралашмаганнар, телесюжет чыкканнан соң гына якташлар булуын белгәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100