Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Сергей Собянин Татарстанны киләчәккә омтылучы төбәк дип атады

«Мәскәү – Татарстан күпере» форумы – киләчәккә омтылган төбәкләрнең дуслык һәм хезмәттәшлек символы ул. Россия башкаласы мэры Сергей Собянин, чарада катнашучыларны сәламләп, шулай дип белдерде. Аның чыгышын Мәскәүнең илкүләм сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты җитәкчесе Виталий Сучков укыды.
«Юбилей форумы киләчәккә омтылган төбәкләрнең дуслыгын һәм хезмәттәшлеген гәүдәләндерә. Һәм бу киләчәк - энергияле, хезмәт сөючән, талантлы яшьләрнеке. Нәкъ менә шундый яшьләр бүген форумда катнаша да. Сез үзегезне тормышта табарга һәм һөнәрдә күрсәтергә тырышасыз, иң яхшылар булырга омтыласыз, җәмгыятькә һәм илгә файда китерергә телисез. Һәм бу эштә сезгә өлкән иптәшләрегез, күп нәрсәгә ирешкән, үз өлкәсендә лидер һәм лаеклы абруйга ия булган кешеләр ярдәм итәргә әзер», - дип язган Собянин үз мөрәҗәгатендә.
Аның сүзләренчә, «Мәскәү – Татарстан күпере» форумы – безне көчлерәк итә торган төбәкләр һәм буыннар диалогы ул.
Собянин шулай ук форумда катнашучыларга сәламәтлек, иминлек, эшләрендә һәм укуларында яңа уңышлар теләде.
Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов шул ук форумда Бөек Ватан сугышы ветераннарына медальләр тапшырган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз