news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сергей Собянин Мәскәү мэрын сайлауда 76,39 процент тавыш җыеп, җиңү яулады

Сергей Собянин Мәскәү мэрын сайлауда 76,39 процент тавыш җыеп, җиңү яулады
Фото: www.sobyanin.ru

Россия башкаласы җитәкчесе Сергей Собянин Мәскәү мэрын сайлауда 76,39 процент тавыш җыеп, җиңү яулады. Әлеге мәгълүматларны Россия Үзәк сайлау комиссиясе игълан итте.

«Собянин Сергей Семенович, тавышлар саны— 2 499 114, 76,39 процент», — диелгән тавыш бирү нәтиҗәләре таблицасында.

Икенче урында — КПРФ кандидаты Леонид Зюганов (Мәскәү шәһәр Думасы депутаты һәм партия лидеры Геннадий Зюгановның оныгы), ул 8,11 процент тавыш җыйган (аны 265 374 сайлаучы хуплаган).

ЛДПРдан Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов 183 529 тавыш җыйган — 5,61 процент, «Яңа кешеләр» партиясеннән вице-спикер Владислав Даванковка 174 869 тавыш биргәннәр — 5,34 процент, «Гадел Россия — Патриотлар — Хакыйкать өчен» партиясеннән кандидат (Дәүләт Думасына фракция рәисенең беренче урынбасары) Дмитрий Гусев 128 704 тавыш алган — 3,93 процент.

news_right_1
news_right_2
news_bot