news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сергей Погодин Татарстанның хәрби комиссары вазифасыннан китте

Сергей Погодин Татарстанның хәрби комиссары вазифасыннан китте
Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге традицион шимбә киңәшмәсендә республика хәрби комиссары Сергей Погодинның үз вазифасыннан китүе турында билгеле булды. Миңнеханов Сергей Погодинны «Дуслык» ордены белән бүләкләде һәм уртак эш өчен рәхмәт белдерде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Погодин 2006 елның мартында Татарстанның хәрби комиссары итеп билгеләнә. Бу урында ул 17 елдан артык эшли.

Сергей Погодин 1956 елның 22 мартында Хабаровск шәһәрендә туа. 21 яшендә Киев югары гомуми гаскәр команда училищесын тәмамлый.

1977-1982 елларда Германиядә Совет гаскәрләре төркемендә мотоукчы взводы командиры, мотоукчылар ротасы командиры вазифаларында хәрби хезмәт узган. 1982-1984 елларда Киев хәрби округында штаб җитәкчесе, мотоукчылар батальоны командиры урынбасары була.

1987 елда ул Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлый һәм гомуми хәрби армиянең ныгытылган районы танк ут нокталарының аерым батальоны командиры була.

Сергей Погодин Төньяк Кавказдагы контртеррористик операциядә катнашкан. Ул «Хәрби казанышлар өчен» ордены, Мактау ордены, II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены медале, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале, Татарстанның «Фидакарь хезмәт өчен» медале, шулай ук ведомство медальләре белән бүләкләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100