Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сергей Миронов күп балалы яшь гаиләләр өчен ипотека ставкаларын бетерергә тәкъдим итә
Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов күп балалы яшь гаиләләр өчен ипотека ставкаларын бетерү инициативасы белән чыкты. Аның сүзләрен РИА Новости китерә.
Сәясәтче фикеренчә, мондый гаиләләргә процентсыз торак ссудалары бирергә кирәк. Ул шулай ук беренче бала туганнан алып ипотеканы этаплап түләп бетерү механизмын кертергә тәкъдим итте. Миронов ярдәм чарасы сыйфатында беренче бала өчен 500 мең сум, икенчесе өчен 600 мең сум, өченчесе өчен 700 мең сумны исәптән чыгарырга тәкъдим итә.
Ул мондый адымнар илдә туучылар санын бер ярым тапкырга арттырырга сәләтле, дип саный.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз