Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сергей Миронов балалы гаиләләргә торак арендасына чыгымнарны компенсацияләүне тәкъдим итә
Депутат Сергей Миронов фикеренчә, балалы гаиләләр өчен арендага алына торган торакка чыгымнарга компенсация кертү һәм ипотека буенча ташламаларны киңәйтү Россиядә балалар күбрәк тууга китерә алачак. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Парламентарий дәүләттән яшь гаиләләргә аренда түләүләренә ярдәм кертү тәкъдиме белән чыкты: беренче бала туса – 50 процент, икенче бала туса – 75 процент, ә өченче бала туган очракта, арендага алына торган торак чыгымнарын тулысынча каплау. Ул, гаиләдә өч бала булса гына, халык саны артачак, дип саный.
Депутат, ипотека бурычларын каплау өчен, өстәмә түләүләр кертүне тәкъдим итте. Әйтик, беренче бала өчен 500 мең сум, икенче балага – 600 мең сум һәм өченче балага – 700 мең сум.
Миронов, шулай ук, ташламалы гаилә ипотекасы параметрларын яңадан карауны тәкъдим итте: ике балалы гаиләләр өчен ставканы 3 процентка кадәр киметү, өч балалы гаиләләр өчен 2 процентка кадәр киметү һәм 35 яшькә кадәр күп балалы яшь гаиләләр өчен процентсыз кредитлар кертү. Ул, мондый чаралар яшьләргә киләчәккә ышанып карарга булышачак, дип саный.
Депутат әйтүенчә, әгәр яшьләрнең торыр урыны булмаса, балалар да тумаячак, шуңа тәкъдим ителә торган чаралар никахлар һәм балалар саны артуга уңай йогынты ясаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз