news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сергей Лавров: Россия-Кытай мөнәсәбәтләре — дәүләтләр арасында хезмәттәшлек үрнәге

Сергей Лавров: Россия-Кытай мөнәсәбәтләре — дәүләтләр арасында хезмәттәшлек үрнәге
Фото: © "Татар-информ"

Россия-Кытай мөнәсәбәтләре бүгенге заманда ике зур дәүләтнең хезмәттәшлек эталоны булып тора. Бу хакта Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Казанда «РОСТКИ» халыкара форумның пленар утырышында белдерде.

«Россия-Кытай мөнәсәбәтләре, киң колачлы партнерлык һәм стратегик хезмәттәшлек моңарчы күрелмәгән югары дәрәҗәгә җитте һәм ике дәүләт арасында хезмәттәшлек үрнәге булып тора», — диде ул.

Лавров билгеләп үткәнчә, Россия белән Кытай арасындагы элемтәләр тигез хокуклылык, үзара ышаныч һәм ике якка да файда принципларына нигезләнә, һәм иң мөһиме — алар ике халыкның да мәнфәгатьләренә җавап бирә һәм киләчәккә омтыла.

Дистә еллар дәвамында дәүләтләр арасында ике ил файдасына ныклы сәүдә мөнәсәбәтләре төзелгән, дип өстәде ул. Россия һәм Кытай товар әйләнеше ике ел рәттән өчтән бер өлешкә арта. Моны исәпкә алып, ике дәүләт башлыгының 2024 елга сәүдә күләмен 200 миллиард долларга җиткерү турында куйган бурычы вакытыннан алда үтәләчәк, дип саный министр.

«Шунысы сөендерә: мондый нәтиҗәләргә без милли валюталарны киңрәк куллануга күчү аша ирешәбез. Соңгы ике елда рубль һәм юань өлеше ике яклы исәп-хисапта 25 проценттан 80 процентка кадәр артты», — дип билгеләп үтте Лавров.

Төбәкара элемтәләр хезмәттәшлекнең аерылгысыз өлеше булып кала. «Идел–Янцзы» форматында төбәкара хезмәттәшлек советы үзен Россия һәм Кытай регионнарының аралашуы өчен уңышлы мәйданчык буларак күрсәтте. Аның актив катнашучылары арасына Татарстан да керә.

«Канәгатьлек белән шуны әйтәм: Татарстан Кытай дуслары белән региональ дәрәҗәдә дә, муниципалитетлар линиясе буенча да уңышлы хезмәттәшлек тәҗрибәсе туплады», — дип нәтиҗә ясады Лавров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100