news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сергей Кравцов Татарстанның Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итте

Иннополиста узучы Татарстан Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында катнашучыларга Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцовның видео сәламләве күрсәтелде.

«Ел башыннан хезмәт һәм Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре кабинетларын җиһазлый башладык. Киләсе елдан рәсем сәнгате, музыка, физика кабинетларына игътибар күбрәк биреләчәк. Физика, химия, биология, профильле математика һәм информатика кебек фәннәр буенча бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыручылар саны артуын күзәтәбез. Бу чыгарылыш укучыларының табигый-фәнни дисциплиналар һәм инженерлык белгечлекләре белән кызыксынуын ачыктан-ачык күрсәтә. Абитуриентларның педагогик югары уку йортларына укырыга керүгә кызыксынуы да арта», – ди министр.

Федераль министр шулай ук балаларның көллият һәм техникумнарда укулары белән кызыксынуларын ассызыклады. «2025 елда Урта һөнәри белем бирү системасы 85 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу зур дата алдыннан әлеге юнәлеш үсешендә дә җитди адым ясалды», – дип искәртте ул.

Төп доклад белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыгышы булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot