news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сергей Кравцов Остазлык советын булдыру турында игълан итте

Россия Мәгариф министрлыгы яңа орган – Остазлык советын оештыра. Аның составына Бөтенроссия һөнәри конкурсларында җиңүчеләр һәм призерлар, дәүләт бүләкләренә лаек булган остазлар һәм педагоглар керәчәк. Бу хакта ТАСС агентлыгы РФ мәгариф министры Сергей Кравцовка сылтама белән хәбәр итә.

Министрлык очрашуда катнашучыларның барысын да яңа советка кертергә ниятли. Кравцов билгеләп үткәнчә, остазларның производство белән хезмәттәшлегенә бәйле мәсьәләләр һәм фикер алышу барышында күтәрелгән башка темалар, шул исәптән «Профессионалитет» проекты кысаларында да, актуаль булып кала һәм системалы рәвештә хәл ителә.

Министр бу эшне гамәлдә активрак ныгытырга кирәклеген искәртте. Шулай ук ул абруйлы конкурсларда җиңүчеләрнең тәҗрибәсе һәм аларның кире элемтәсе куелган бурычларны нәтиҗәлерәк хәл итәргә булышачак, дип өстәде.

Сишәмбе көнне Мәгариф министрлыгында ведомство башлыгы Бөтенроссия һөнәри бәйгеләрендә җиңүчеләр һәм призерлар, дәүләт бүләкләренә ия остазлар һәм педагоглар белән очрашты. Матбугат хезмәтендә ачыклык кертүләренчә, чакырылган барлык кешеләр дә Остазлык советына керәчәк, ул якын арада эшли башлар дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot