news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сергей Кравцов: Мәктәп укучыларының өй эшләрен әзерләү вакыты 3,5 сәгатьтән артмаска тиеш

Сергей Кравцов: Мәктәп укучыларының өй эшләрен әзерләү вакыты 3,5 сәгатьтән артмаска тиеш
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Россиядә мәктәп укучылары өй эшләрен әзерләүгә көненә 3,5 сәгатьтән дә артык вакыт сарыф итәргә тиеш түгел. Мәгариф министры Сергей Кравцов Көнчыгыш икътисади форумы кысаларында РИА Новости агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Һәр сыйныф өчен барлык фәннәр буенча өй эшенең гомуми күләме 3,5 сәгатьтән дә артмаска тиеш», - дип искәртте министр.

Аның сүзләренчә, нормалар мәктәп укучыларының яшенә карап аерыла:

1 сәгатькә кадәр - беренче сыйныфта,

1,5 сәгатькә кадәр – 2-3 сыйныфларда,

2 сәгатькә кадәр - 4-5 сыйныфларда,

2,5 сәгатькә кадәр - 6-8 сыйныфларда,

3,5 сәгатькә кадәр – 9-11 сыйныфларда.

Кравцов билгеләп үткәнчә, тәкъдимнәр Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) белән килештерелгән һәм балаларның акыл үсеше үзенчәлекләрен исәпкә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot