news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сергей Кравцов Казандагы форумда: Россиянең ачык булуы чит илләрне җәлеп итә

Сергей Кравцов Казандагы форумда: Россиянең ачык булуы чит илләрне җәлеп итә
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Россиянең ачык булуы чит ил вәкилләрен җәлеп итә, һәм алар хезмәттәшлеккә әзер. Бу хакта журналистларга РФ мәгариф министры Сергей Кравцов Казанда «Киләчәкне формалаштырып» II халыкара мәгариф министрлары форумында белдерде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.

«Без, көнбатыш илләре кебек, үзебезнең кыйммәтләргә, фикерләргә буйсынырга, иярергә мәҗбүр итмибез. Бу безнең коллегаларны җәлеп итә. Без һәр илнең милли мәнфәгатьләренә хөрмәт белдерәбез һәм аларга кирәк булган тәҗрибәне трансляцияләргә әзер. Ә аннары алар үзләренә нәрсә кызык булуын үзләре билгели. Миңа калса, һәр илнең милли мәнфәгатьләрен исәпкә алуыбыз безнең коллегаларны җәлеп итә», — диде Мәгариф министрлыгы башлыгы.

Кравцов ассызыклаганча, Россия – элемтәләргә, үзара хезмәттәшлеккә (шул исәптән мәгариф өлкәсендә) әзер һәм ачык ил.

«Министрларның миңа әйткәннәре әһәмиятле Алар, Россиягә килгәч, бигрәк тә беренче тапкыр килүчеләр, мөнәсәбәтен тулысынча үзгәртте. Көнбатыш илләре тарафыннан алып барыла торган пропаганда – ялган мәгълүмат. Алар илебезнең үсештә булуын, безнең искиткеч мәктәп, көллиятләрне, югары уку йортларын үз күзләре белән күрә. Алар көнбатыш илләренең чынбарлыкка туры килмәгән тискәре образ булдырырга тырышуын аңлый», — дип белдерде спикер.

Казан – мәгариф өлкәсендә лидер-төбәкләрнең берсе, дип өстәде министр. Аның сүзләренчә, республикада югары һәм мәктәп белеме бик көчле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100