news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сергей Когогин Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирде: Татарстанның киләчәген билгелибез

Сергей Когогин Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирде: Татарстанның киләчәген билгелибез
Фото: "КАМАЗ" гавами акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте

«КАМАЗ» гавами акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда катнашты. Автогигант җитәкчесе 46 нчы мәктәптәге сайлау участогында тавыш бирде, дип хәбәр итә оешманың матбугат хезмәте.

«Республикабызның киләчәге, оешмаларның үсеше, продукция чыгару, социаль проектларны тормышка ашыруга бәйле мәсьәлә өчен сайлау – Татарстанда яшәүче һәр өлкән кешенең бурычы һәм җаваплылыгы. Бүген мин, миллионлаган ватандашларым белән беррәттән, үз гражданлык позициямне билгеләп, төбәкнең алга таба социаль-икътисадый үсеше өчен тавыш бирдем», – диде Когогин.

Ул тавыш бирү хокукы булган барлык татарстанлыларны үз гражданлык позицияләрен белдерергә өндәде.

«Республикабызның һәм илебезнең киләчәген нәкъ менә без билгелибез», – диде автогигант җитәкчесе.

VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау 8 сентябрьдә, иртәнге җидедә башланды. Партия исемлекләре һәм бер мандатлы округлар буенча иллешәр депутат сайлана. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партия исемлеген теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россиянең либераль-демократия партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясенең коммунистлар партиясе».

Алдарак «Татар-информ» Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тавыш бирде дип хәбәр иткән иде. Көн уртасына Дәүләт Советына сайлауларда сайлаучыларның 32,2 проценты, ә көндезге өчкә 48,7 проценты тавыш биргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100