Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Сергей Кириенко Татарстан ярдәмендә торгызылачак Сухум шәһәре яр буенда булды
Россия Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко Сухум шәһәре яр буенда булды. Аңа Татарстан һәм Башкортстанның Диоскуров яр буен торгызуга бәйле планнары турында сөйләделәр.
«АПСНЫПРЕСС» телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, реконструкция кысаларында яр буенда уен комплекслары төзергә һәм төрле чаралар уздыру өчен территорияләрне тәртипкә китерергә ниятлиләр. Шулай ук бетон тротуар плитәсе җәю һәм велосипед юлы ясау да каралган. Проектын җирле яшь архитектор төзегән сәүдә павильоннарына аерым игътибар биреләчәк.
Диоскуров яр буен реконструкцияләүне киләсе курорт сезонына тәмамлау күздә тотыла. Төзекләндерү эшләре көз көне башланып китәчәк.
«Татарстан да, Башкортостан да һәрвакыт эшнең нәтиҗәсе булсын дип тырыша һәм моңа тиешле бәя бирергә кирәк. Бу эшне яхшы оештыру үрнәге дә әле. Монда, иң беренче чиратта, халыкка ошавы мөһим. Ягъни Сухумның тугандаш шәһәрләре бирә ала торган иң яхшы тәҗрибә. Абхазиягә бу тәҗрибәне кулланырга, ләкин моны атаклы Сухум шәһәре яр буе традициясенең саклануын күздә тотып эшләргә кирәк», - дип искәртте Кириенко.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз