news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сергей Катырин Россиядә хәләл продукция белән хәл итеп бетерлмәгән мәсьәләләрне атады

Россиянең Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты хәләл продуктлары җитештерә торган стандартлар, ислам финанслары мәсьәләсенә тукталды.

Россиянең Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин хәләл продукцияне мөселманнар гына түгел, илнең барлык гражданы да җитештерә һәм куллана алуын әйтте. Ул хәләл темасы буенча Россиядә хәл итеп бетерелмәгән кайбер мәсьәләләр барлыгын сөйләде.

«Беренчесе - хәләл продуктлары җитештерелә торган стандартлар. Алар адаптация узып, безнең җитештерүчеләр алар турында белергә тиеш. Икенче мәсьәлә - хәләл продукцияне сертификацияләү үзәкләре. Бездә андый үзәк бар, ул Россия мөфтиләр советы каршында оештырылган. Ул инде халыкара аренада танылды. Әмма ул ил масштабы, икътисад масштаблары өчен җитәрлек дәрәҗәдә эшләнелмәгән», - диде ул «Kazansummit 2022» XIII халыкара икътисади саммитында чыгышында.

Аның фикеренчә, мондый үзәкләрне булдырганда эчке базарда продукция җитештерүне күздә тоткан барлык партнерларның мәнфәгатьләрен канәгатьләндерерлек булсын өчен көч куярга кирәк.

«Хәләл стандартлары буенча эшләгәндә дә, бу темага төрле илләрдә төрлечә якын киләләр. Мәсәлән, Иранда сөннитләр һәм шиитлар бар, аларда хәләл темасына карашлар аерыла. Дәүләтләрнең дә төрле карашлары бар. Таләпләр төрле. Без хезмәттәшләребезне, эшмәкәрләрне эшкә җәлеп итәр өчен бу хакта килешергә тиеш», - диде ул.

Сергей Катырин ислам финанслары мәсьәләсенә тукталды. Ул аны җитди ресурс дип атады. «Әмма аларның алымнары гомумкабул ителгән, әйтик, Россиядәге карашлар белән бик нык аерыла. Бу алымнар безгә бөтенләй кулай түгел. Әйтик, тәмәке, ут коралы, алкоголь белән сәүдә итү финансланмый. Шулай да, ислам ресурсларыннан файдалану безгә аеруча мөһим», - ди ул.

«Без бу тема буенча эшли алырлык банклар өчен норматив база булдыру, Россиядә һәм чит илләрдә безнең бизнеска эшләү мөмкинлеге бирергә өметләнәбез. Соңгы 10 елда ике яклы финанс инвестицияләре нәкъ менә ислам дөньясы белән үзара бәйләнештә үсте», - диде Россиянең Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты.

Ул Россиядә 20 млн мөселман яшәгәнен искәртте. «Бу - хәләл продукция темасын гамәлгә ашыру өчен зур потенциал. Безнең мөселман дөньясындагы хезмәттәшләребез белән элемтәләр яхшы. 76 эшлекле советның 20се Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы каршында оештырылган, шуларның 20се гарәп дөньясы илләре белән эшлекле киңәшләр тәшкил итә», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100