Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сергей Иванов «Туризм.РФ» корпорациясендә беренче урынбасар вазифасын биләячәк
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Ивановны вазифасыннан азат итте. Ул «Туризм.РФ» корпорациясе генераль директорының беренче урынбасары вазифасын биләячәк. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганакларыннан билгеле булды.
Яңа вазифада Иванов «Казан марина» проекты, шулай ук туризмны үстерү буенча федераль проектларны гамәлгә ашыру белән шөгыльләнәчәк.
«Казан марина» 300 яхтага исәпләнгән үзәк булачак. 43,1 гектар мәйданда 3-4 йолдызлы 1 250 номерлы кунакханә объектлары белән тугыз инвестиция лотын гамәлгә ашыру планлаштырыла.
Туристлык территориясенең гомуми мәйданы 72,9 гектар тәшкил итәчәк. Проектны гамәлгә ашыру 1,9 меңгә якын яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Объектларны файдалануга тапшырганнан соң «Казан марина» елына 620 меңгә кадәр турист кабул итә алачак һәм төбәк халкы һәм кунаклары өчен яңа җәлеп итү ноктасына әвереләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз