Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Сергей Иванов Татарстанда термаль комплексларга ихтыяҗ була алырдай шәһәрләрне атады
Татарстанда Казан һәм Түбән Камадан тыш термаль комплекслар төзеп була торган тагын бик күп шәһәрләр бар. Әлеге шәһәрләрдә мондый комплексларга җирле халык һәм туристлар арасында ихтыяҗ булыр иде. Бу хакта «Татар-информ»га Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте.
«Татарстанда термаль комплекслар нишасы әлегә бик иркен. Чаллыда мондый комплекс булдыру проекты турында җитди фикер алышулар баруын беләм. Бу ил өчен яңа базар, инвесторлар ягыннан кызыксыну бар. Әлмәттә, Яшел Үзәндә һәм Чистайда да термаль комплексларга ихтыяҗ зур булыр иде дип уйлыйм», - дип уртаклашты агентлык әңгәмәдәше.
Су коену сезоны бик озак булмаган Татарстан климатында термаль комплекслар кебек ял итү төренә гражданнар арасында ихтыяҗ зур булачак, дип ассызыклады ул. Мисал итеп ул Түбән Камадагы комплексны китерде – анда төрле районнардан һәм хәтта башка төбәкләрдән дә кешеләр килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз