Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сергей Иванов Татарстанда күп санлы фестивальләр узачагы турында хәбәр итте
ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов быел күп санлы фестивальләр узачагы турында игълан итте. Бу хакта ул «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләде.
«Дәүләт комитеты хәзер вакыйгалы чараларны оештыру һәм уздыруга конкурс үткәрә. Һәм без туристлык үзәкләреннән гаризалар шактый күп килүен күрәбез. Шуңа күрә Татарстанга килүче туристлар барлык бу фестивальләрдә, бәйрәмнәрдә катнаша алачак», - дип белдерде ул.
Иванов ачыклык керткәнчә, конкурс нәтиҗәләре якын арада игълан ителәчәк.
«Без рәсми рәвештә кемнең җиңүче булуын, татарстанлыларны һәм күрше төбәкләрдә яшәүчеләрне республикабызда нинди чаралар сөендерәчәген хәбәр итәчәкбез», - дип билгеләп үтте ул.
Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»
Елдан-ел елга маршрутлары һәм су транспорты белән йөрүче пассажирлар саны арта бара, дип өстәде ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе.
Иванов татарстанлыларны «Метеор»ларда сәяхәт итәргә, республиканың һәм күрше төбәкләрнең туристик мөмкинлекләреннән файдаланырга өндәде.
«Һәм, әлбәттә, без башка регионнардан кунаклар көтәбез, алар заманча тизйөрешле судноларда Татарстанга килеп, безнең туристлык үзәкләрне карый һәм монда бик әйбәт вакыт үткәрә ала», - дип ассызыклады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз