news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сергей Иванов: 2025 елда Татарстанда туристлар агымы 4,5 млн кешедән артыр дип уйлыйбыз

Якынча фаразлар буенча, Татарстанда туристлар агымы 2025 елда 4,5 миллион кешедән артып киткән. ТР Туризм буенча дәүләт комитеты коллегиясендә аның рәисе Сергей Иванов шул хакта хәбәр итте.

«Без 2025 ел нәтиҗәләре буенча туристлар агымы 4,5 миллион кешедән артып китәчәк дип фаразлыйбыз. Бу 2024 елга караганда биш процентка диярлек күбрәк. Туризм өлкәсендә күрсәтелгән хезмәтләр күләме, чиктәш тармакларны исәпкә алып, 120 миллиард сум тәшкил итәчәк, бу узган елгы күрсәткечтән 12 процентка артыграк», - дип белдерде ул.

Шул ук вакытта, ул туристлар агымы үсешенең кимүен бөтен тармак өчен куркыныч сынау дип атады. Көнкүреш хезмәтләренә бәяләр һәм салымнар арту моның сәбәбе булырга мөмкин.

«Көнкүреш хезмәтләре һәм товарларны бәяләр үсү, бизнес өчен салымнарны арттыру гражданнарның сәяхәтләргә тоткан чыгымнары кимүгә яки гомумән сәфәрләр саны азаюга китерергә мөмкин. Инде хәзер үк өстәмә хезмәтләргә һәм товарларга чыгымнарның кимүе күзәтелә», - дип аңлатты Иванов.

news_right_1
news_right_2
news_bot