news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сергей Иванов: Быел Татарстанга килгән туристлар саны 4,5 миллионга җитәр дип көтәбез

Быел Татарстанга килгән туристлар саны 4,5 миллионга җитәргә мөмкин. ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов шундый фаразы белән уртаклашты.

«Без 4 миллион чиген узарбыз һәм 4,5 миллион күрсәткеченә якынлашырбыз дип уйлыйм. Әмма без Росстаттан рәсми мәгълүматлар көтәчәкбез», - дип белдерде ул.

Аның сүзләренчә, быелның сигез ае нәтиҗәләре буенча 2024 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда үсеш 18 процент тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot