Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сергей Иванов: БРИКС саммиты нәтиҗәсендә Татарстанда чит ил туристлары агымы көтелә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Казанда узган БРИКС саммиты якындагы берничә елда Татарстанга башка илләрдән туристларны җәлеп итәчәк. «Татар-информ»га мондый фикерне ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов белдерде.
«БРИКС саммиты нәтиҗәсендә Татарстанга карата кызыксыну сизелерлек дәрәҗәдә артты. Туризм ягыннан нәтиҗә 2025, 2026 һәм 2027 елларда сизеләчәк. Бу моменталь процесс түгел. Чит ил туристлары агымы булачак, дип саныйм», - дип билгеләде агентлык әңгәмәдәше.
2013 елда Универсиада уздыру шулай ук Татарстанда халыкара туризм үсешенә этәргеч бирде. Аннан соң күп еллар дәвамында республикага килүче чит ил туристлары саны арту күренде, дип өстәде Иванов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз