Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сергей Иванов: 2030 елга Татарстанда елына 10 млн турист кабул итәргә телибез
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
2024 елда Татарстанга килгән туристлар саны, якынча исәпләүләр буенча, 4,4 млн кеше булган. Киләсе максат – 2030 елга бу санны 10 миллионга җиткерү. Бу хакта Татарстан Туризм буенча дәүләт комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышында аның рәисе Сергей Иванов хәбәр итте.
«Без туристлар саны 5 миллионга җитеп килгәнен күрәбез, 10 ел элек бу турыда хыяллана гына идек. Бай туристик потенциалны исәпкә алып, бүген без 2035 елга 10 млн турист кабул итүне максат итеп куярга тиеш», - дип белдерде ул.
Иванов бу күрсәткечкә ирешү өчен хәл ителергә тиешле төп проблемаларны да билгеләде. Югары бәяләр һәм номер фонды, шулай ук туризм өлкәсендә массакүләм чаралар һәм кадрлар җитмәү туристлар агымы үсеше темпының акрынаюына китергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз