Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сергей Готье Рөстәм Миңнехановка «Академик Шумаков» медален тапшырды
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов В.И.Шумаков исемендәге Трансплантология һәм ясалма органнар илкүләм медицина тикшеренү үзәге директоры, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш трансплантологы Сергей Готье белән очрашты.
«Очрашуда сәламәтлек саклау өлкәсендә алдагы хезмәттәшлеккә бәйле актуаль мәсьәләләр, кайбер фәнни юнәлешләрне үстерү хакында фикер алыштылар», - дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Татарстан белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге һәм халыкның сәламәтлеген саклауга керткән өлеше өчен Миңнеханов Готьены «Дуслык» ордены белән бүләкләде. Үз чиратында, кунак Татарстан Президентына «Академик В.И.Шумаков» медален тапшырды. Әлеге медаль бүләкләнә торган затның трансплантология, ясалма органнар булдыру, йөрәк-кан тамырлары хирургиясе өлкәсендәге хезмәтләрен иҗтимагый тану сыйфатында гамәлгә куелган.
Очрашу Миңнехановның ТР Хөкүмәте йортындагы эш бүлмәсендә узды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һ.б. катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз