Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сергей Безруков Казанны һәм Татарстанны яратуын әйтте
Бүген ТР башкаласы мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Россиянең халык артисты, театр һәм кино актеры, режиссер Сергей Безруков Казанны һәм Татарстанны яратуын белдерде.
«Мин Татарстанга сокланам. Дөресен генә әйткәндә, мин әле дә Татарстанның халык артисты булмавыма гаҗәпләнәм. Янәшәдәге Башкортстанда миңа халык исемен бирделәр. Татарстанда әлегә юк», - дип шаяртты актер.
Безруков Татарстанның кунакчыллыгы белән аерылып торуын әйтте.
«Мине бөтен җирдә шатланып каршы алалар. Ләкин Казанда бигрәк тә. Шуңа күрә мин бик теләп Казанга һәм Татарстанга булган мәхәббәтемне белдерәм. Тагын да ешрак килермен дип өметләнәм», - дип йомгаклады Безруков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз