news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сергей Бабурин Россия Президентын сайлауда үз кандидатурасын алуын белдерде

«Россия гомумхалык берлеге» партиясе лидеры Сергей Бабурин Россия Президенты вазифасы өчен сайлау алды кампаниясендә алга таба катнашудан баш тарту турында карар кабул итүен белдерде. Бу хакта ул Үзәк сайлау комиссиясенә имзалар тапшырганнан соң хәбәр итте. РИА Новости шул хакта яза.

Сәясәтче россиялеләрне дәүләтнең хәзерге башлыгы Владимир Путин кандидатурасын хупларга чакырды.

«Көнбатыш белән каршылыклар шартларында хакимиятне таркатырга ярамый, патриотик көчләрне икегә аеру булырга тиеш түгел. «Россия гомумхалык берлеге» партиясе Россия лидеры Владимир Путинны хуплау карарын кабул итте», - диде Бабурин.

Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, ул агымдагы елның 15, 16 һәм 17 мартында узачак. Бу карарны РФ Үзәк сайлау комиссиясе кабул итте.

Үзәк сайлау комиссиясенә 15 кандидат документларын тапшырган, аларның дүртесен теркәүдән баш тартканнар. Шул рәвешле, документлар 11 дәгъвачыдан, шул исәптән, сайлауда үзен-үзе тәкъдим итүче хәзерге дәүләт башлыгы Владимир Путиннан кабул ителде. Хәзерге вакытта сайлауга өч кандидат - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән) һәм Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) кертелгән инде.

Искәртик, кичә Үзәк сайлау комиссиясе Владимир Путинны дәүләт башыгын сайлауда кандидат буларак теркәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100