Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сергачтан Фәрит Аймалетдинов:2026 елда иң мөһим вакыйга – Тукай истәлегенә бюст кую булды
XIX «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» җыенының пленар утырышында Түбән Новгород өлкәсе Сергач муниципаль округы татарлары милли-мәдәни мохтарияте иҗтимагый оешмасы рәисе, «Сети–Инфо» җәмгыятенең генераль директоры Фәрит Лотфулла улы Аймалетдинов чыгыш ясады.
«Түбән Новгород өлкәсендә бердәнбер татар телле радиоканал эшләп килә. Татар телле андый радиоканаллар Россия төбәкләрендә бармак белән генә санарлык.
«Сергач 91.4» – Татар радиосы моннан 12 ел элек лицензия алды. Төп партнёрыбызТатарстанның «Татар Радиосы». Бүгенге көндә 2030 елга кадәр эшләнгән үсеш стратегиябез бар. Беркайчан да спонсорлар ярдәменә өметләнеп яшәмәдек. Радиобыз реклама һәм эфирга чыгучы махсус проектлар хисабына килгән акчага эшли.
Радионы җыр-моңсыз күз алдына китерү кыен. Монда без үзебезнең якташларыбызга зур игътибар бирәбез. Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев кебек бөек җырчылар белән беррәттән, эфир дулкыннарыбызда җирле башкаручыларның җырлары да яңгырый.
Радиобызда «Халык дулкыны» дигән тапшыру бик популяр. Бу тапшыруның кызыклы бер үзенчәлеге бар. Биредә үзешчән артист тере тавыш белән баянга кушылып үз җырларын башкара. Шулай ук «Нижгар такмаклары» дигән тапшыруыбыз да тамашачы тарафыннан җылы кабул ителә. Җирле брендга әйләнеп бара дисәк тә ялгыш булмас.
Радиобызда рухи тапшыруларга аерым урын бирәбез. Мәсәлән, һәр атна саен «Иман нуры» тапшыруы чыга. Анда бары тик җирле имамнар гына катнаша, алар халкыбызны борчыган сорауларга җавап бирәләр. Һәр көн саен радио тыңлаучыларыбыз өйлә намазына чакыручы татар мәкаме белән әйтелгән «Азанны» ишетәләр.
Эфирның аерылгысыз өлеше, ул әлбәттә, яңалыклар. Татар дөньясы, төбәк, округлар һәм авыллар тормышы турында мәгълүмат җиткерү, төрле чараларның мәгълүмати партнёры булу – безнең эшебезнең мөһим бер өлеше.
Эшчәнлегебезне иҗтимагый оешмалардан башка күз алдына китереп булмый. 2025 ел ахырында Сергач муниципаль округында татарларның җирле автономиясе оештырылды. Төбәк автономиясе җитәкчелегендә системалы эшчәнлеккә нигез салынды. Шушы эшчәнлекнең берничә чарасын гына билгеләп үтәм.
Ел башында җирле автономиянең офисы ачылды. Бүгенге көндә әлеге урын Сергач татарлары өчен җыелып фикерләшү, яңа проектларга нигез салу өчен үзәк булып тора.
Изге Рамазан аенда Сергач шәһәрендә 300дән артык кеше өчен ифтар үткәрелде. Әйтергә кирәк, Сергачта шушы күләмдә ифтарга җыелу беренче тапкыр узды.
Быел өченче тапкыр өлкәдәге Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының съездын уздырдык. Аллага шөкер, әлеге чарада катнашучыларыбыз арта. Әлеге эшләрне оештыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен Бөтендөнья татар конгрессына, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгына зур рәхмәт белдерәм.
Сергачта милли чаралар һәрдаим узып тора, ләкин Сергач татарлары тормышында 2026 елның иң мөһим вакыйгасы бөек татар шагыйре Габдулла Тукай истәлегенә бюст кую булды.
Безнең бәхеткә, Габдулла Тукай бюсты Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан бүләк ителде. Түбән Новгород өлкәсе һәм Сергач муниципаль округы хакимияте органнары тарафыннан тиешле килештерүләр, рөхсәт документларын рәсмиләштерүдә кирәкле ярдәм күрсәтелде.
Архитектура проекты, постамент һәм стела, төзелеш эшләре, территорияне төзекләндерү һәм башка бик күп кеше күзенә күренмәгән эшләр төбәк һәм җирле татар автономияләре берләштергән меценатлар, хәйриячеләр һәм битараф булмаган милләттәшләребез тарафыннан финансланды.
2026 елның 13 ноябре Түбән Новгород өлкәсе татарлары өчен истәлекле көн булды. Россиянең ике субъекты — Татарстан һәм Түбән Новгород өлкәсеннән җыелган делегацияләр катнашында Габдулла Тукай мемориалы ачылды.
Без татарлар кайда гына яшәсәк тә күпмилләтле илебездә үзебезнең йөзебезне сакларга тырышабыз. Киләчәктә дә регионнар арасында дуслык күперләре нык булсын, лаеклы шәхесләребезнең исемнәрен мәңгеләштерүдә кулга-кул тотынып эшләргә насыйп булсын», – дип сөйләде ул чыгышында.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз