news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сергачта Хәйдәр Бигичевның 75 еллыгына багышланган концерт узачак

19 июньдә Сергач шәһәре үзәк мәйданында Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Хәйдәр Бигичевның 75 еллыгы һәм якты истәлегенә багышланган зур хәйрия концерты узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы «Туган як» газетасы редакциясе хәбәренә сылтама белән хәбәр итә.

Оештыручылар инициативасын хуплаган һәм бу игелекле эштә һәрьяклап ярдәм күрсәтергә ризалашкан Сергач муниципаль округы башлыгына рәхмәт белдерәбез, диелә хәбәрдә.

Хәзерге вакытта 10нан артык җирле күренекле артист истәлекле концертта катнашырга теләк белдергән. Артистлар составы әле җыела гына башлаган. Шуңа күрә социаль челтәрләрдәге постларны күзәтеп барыгыз, концертта катнашачак һәр артистны системалы рәвештә тәкъдим итәчәкбез, диелә «Туган як» газетасының Вконтакте социаль челтәрендәге хәбәрдә.

Хәйрия чарасында катнашып, артистлар шул рәвешле күренекле якташыбыз һәм татар халкының бөек җырчысына хөрмәт күрсәтәчәк, дип билгеләп үтәләр хәбәр текстында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100