news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сергачта татар фестивале узды

Татар халкының бөек җырчысы Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваленең 20 еллык юбилей гала-концерты Сергачта үтте, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Гала-концертның тантаналы ачышында Рифат Фәттахов җирле хакимият вәкилләрен, спонсорларны бүләкләде. Бу мәдәни чараны оештыруга мөһим өлеш керткән «Туган як» газетасы баш редакторы Олег Әндәрҗановка да Рәхмәт хаты белән бүләк тапшырды.

«Туган як» газетасы узган 2023 елны Түбән Новгород өлкәсе буенча Рәшит Ваһапов елы дип игълан иткән иде һәм шул уңайдан бөек татар җырчысына багышланган зур чаралар үтте, аның исемен мәңгеләштерү бу­енча мөһим эш башкарылды, күп кенә кызыклы язмалар газета битләрендә дөнья күрде, диелә хәбәрдә.

Концертны ачу өлешендә Татарстанның Түбән Новгород өлкәсендәге сәүдә-икътисади вәкиллеге җитәкчесе Айрат Усманов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның махсус шушы чарага юллаган Котлау хатын укыды.

news_right_1
news_right_2
news_bot