Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сергачта Габдулла Тукайга һәйкәл ачылачак
13 ноябрьдә Түбән Новгород өлкәсенең Сергач шәһәрендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачу тантанасы узачак. Әлеге вакыйга шагыйрьнең тууына 140 ел тулу һәм Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында үткәрелә.
«Бу – Сергач тарихында татар халкының күренекле вәкиленә багышланган беренче һәйкәл. Ул Россия халыкларының дуслыгын һәм мәдәни бердәмлеген гәүдәләндерәчәк», дип яза Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Габдулла Тукай бюстын Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүләк иткән. Скульптура авторы — Винера Абдуллина, ә мемориаль комплексның архитектура проектын Никита Тимонин эшләгән. Әлеге проект Түбән Новгород өлкәсе җитәкчелеге, Сергач муниципаль округы хакимияте, Бөтендөнья татар конгрессы, җирле татар милли-мәдәни мохтарияте, меценатлар һәм хәйриячеләр ярдәме белән тормышка ашырыла.
Һәйкәл ачу тантанасы сәгать 14:00 дә Сергач шәһәренең Выездная урамы, 3 нче йорт адресы буенча (шәһәр буасы янындагы, Ленин мәйданына якын территориядә) узачак. Сәгать 15:00 дә Сергачның Үзәк мәдәният йортында (Совет урамы, 49 нчы йорт) бәйрәм концерты була. Анда Татарстан Республикасының халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов һәм Татарстанның атказанган артисты Ринат Вәлиев чыгыш ясаячак.
Тантаналы чараларда Түбән Новгород өлкәсе һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге вәкилләре, җәмәгать һәм мәдәният эшлеклеләре, милли берләшмәләр вәкилләре һәм төбәк халкы катнашуы көтелә. Оештыручылар барлык теләүчеләрне әлеге тарихи вакыйгада катнашырга чакыра.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз