news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сергачта чемпионнар балаларга милли көрәш буенча мастер-класс күрсәтте

Түбән Новгород өлкәсенең Сергач шәһәре «Лидер» физкультура-савыктыру комплексында билбаулы көрәш буенча Дөнья, Европа һәм Россия чемпионнары милли көрәш нигезләрен үзләштерә башлаган балалар һәм яшүсмерләр өчен мастер-класс күрсәтте. Бу хакта «Туган як» газетасының «Вконтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

Ярышларда катнашучыларны Бөтенроссия билбаулы көрәш федерациясе президенты Рушан Рамазанов, Түбән Новгород өлкәсе милли көрәш федерациясе президенты Ирфан Шаипов, Россиянең һәм Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре Зәки ага Валемеев сәламләде.

Мастер-класс алдыннан яшь спортчылар күмәк күнегүләр уздырды. Ул хәрби хезмәткәрләр арасында грек-рим көрәше буенча дөнья чемпионы, дөнья чемпионатының бронза призеры һәм билбаулы көрәш буенча күп тапкырлар Россия чемпионы Эмиль Шәрәфетдинов җитәкчелегендә булды.

Чемпионнар көрәш келәмендә балалар белән шөгыльләнгән арада, федерация киңәшмәсендә өлкәнең билбаулы көрәш федерациясе президенты Ирфан Шаипов 2023 елда үз эшчәнлеге буенча хисап тотты һәм милли көрәшнең 2024 елга үсеш векторларын билгеләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100