news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сергачта балалар арасында “Кечкенә фея” бәйгесе узды

https://tatar-congress.org/

12 март көнне Түбән Новгород өлкәсенең Сергач округы мәдәният үзәге сәхнәсендә авыл клубларында тәрбияләнүче 5-8 яшьлек кызчыклар арасында «Кечкенә фея» шоу-конкурсы булып узды. Бу хакта «Туган як» газетасына сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге бәйге балалар, әти-әниләр һәм мәдәният хезмәткәрләре арасында уртак иҗади эшчәнлек процессын тәэмин итү, балаларның иҗади потенциалын ачыклау, сәләтләрен үстерергә ярдәм итү, аларда тамашачы алдында чыгыш ясау күнекмәләре тәрбияләү, зур сәхнәгә күтәрелү өчен шартлар тудыру максаты белән оештырылган.

Бу көнне конкурсантлар дүрт биремдә үзләренең сәләтле булуларын раслады. Нәтиҗәдә, Мәдинә Шаипова «Иң сәләтле фея», Диләрә Рамазанова »Иң уңган фея», Эмилия Мангушева «Иң музыкаль фея» номинацияләрендә җиңү яуладылар.

Һәрбер катнашучы балага оештыручылар һәм Сергач округының эшмәкәрләре тарафыннан бүләкләр тапшырылды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100