news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сергачта Зәки Валемеевның 70 яше хөрмәтенә татар-мишәр көрәше чемпионаты узачак

Түбән Новгород өлкәсенең Көрәш федерациясе вице-президенты Зәки Валемеев күптән түгел юбилеен билгеләп үткән иде.

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”, “Туган як”, Олег Хөсәинов). 25 декабрьдә Түбән Новгородның Сергач шәһәрендә татар-мишәр көрәше буенча өлкә чемпионаты узачак. Бу хакта өлкәнең “Туган як” татар газетасы хәбәр итә.

“Лидер” спорт комплексында оештырылучы ярыш төбәкнең күренекле шәхесе, милли көрәшне үстерүгә зур көч куйган, шактый гомерен сарыф иткән Зәки Әнвәр улы Валемеевка багышлана.

Бүген өлкә Көрәш федерациясенең вице-президенты булып торган Зәки Валемеев күптән түгел 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot