news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сергачта яшәүче татар кызы Сочидагы Бөтенроссия спартакиадасында катнашачак

Файлә Аймалетдиновага мондый мөмкинлек Смоленск шәһәрендә үткән шорт-трек буенча реги­онара сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча бирелгән.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсенең Сергач «Лидер» физик-сәламәтләндерү комплексы тәрбияләнүчесе Файлә Аймалетдинова мәктәп укучылары арасында узачак Бөтенроссия спартакиадасында чыгыш ясау хокукын яулаган. Спартакиада Сочида февраль уртасында үтәчәк.

Файлә Аймалетдиновага мондый мөмкинлек Смоленск шәһәрендә үткән шорт-трек буенча реги­онара сайлап алу этабында икенче урын яулаганы өчен бирелгән, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы сайты «Туган як» газетасы хәбәренә сылтама белән.


news_right_1
news_right_2
news_bot