Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сергачның Грибан авылы килене: йорт-җир гөрләп торганда күңелле – "Туган як" газетасы
Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче Кадрия Хәмзина ире белән мал-туар, кош-кортны күпләп асрый, сатуга түгел, ә балаларга, туган-тумачага өлешәләр.
(Түбән Новгород, 5 ноябрь, «Татар-информ», «Туган як», Наилә Җиһаншина) Хәзерге заманда бүгенге мөмкинлекләр белән уңган-булган хуҗабикә, остабикә булу әллә ни кыен эш түгел, теләгең генә булсын – интернет тулы төрле рецептлар, киңәшләр, көндәлек эшне җиңеләйтүче нинди генәме көнкүреш техникасы юк, ә инде азык-төлек кибетләрендә күзләр камаша, җаның ни тели – шул бар.
Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районы Грибан авылында яшәүче Кадрия ханым Хәмзина да соңгы дистә елда гына бар уңайлыклардан файдалана башлаган урта буын вәкиле. Кадрия ханым күп балалы гаиләдә үсеп, эшкә яшьли өйрәнә. Аннары әниләре дә 54 яшендә алты баласын калдырып көтмәгәндә вафат булла: 18 яшен яңа гына тутырган Кадрия җилкәсенә барлык өй эшләре дә, үзеннән кече ике туганын карау да төшә.
Әмма кыз бала ата-ана йортында мәңге яши алмый, үз оясын корырга омтыла һәм ул да вакыты җиткәч авыл егете Рифатка кияүгә чыга. Кадрия килен булып Хәмзиннар йортына төшкәндә, анда, ничек әйтмешли, бер ызба кеше була – каен әти, каен әни, каен әтисенең әнисе, Рифатның өч туганы. Өй кысан булса да, күңелләре киң булганга беркем дә тыгызланмый, дус-тату гына яшиләр.
Яшь килен медпунктта санитарка булып хезмәт итә, җәйләрен күпләп чөгендер утый. Бер-бер артлы диярлек өч балалары туа, аларын инде каен әнисе караша, әлбәттә. "Рушанымны бер яшьлекне калдырып эшкә чыктым", – ди Кадрия. Аш-суны каен әнисе эшләсә дә, эштән кайтуга тавык чүпләп бетергесез йорт эшләре көтә аны – мал-туар, ике бәрәңге бакчасы, яшелчә түтәлләре. "Өчәр-дүртәр сыер тоткан чакларыбыз булды. Җәйләрен аларны савып, көтүгә куып өлгерер өчен өчтән тора идем", – ди батыр остабикә.
Алар хәзер дә мал-туарны, кош-кортны күпләп үстерәләр – тайлар тоталар, өч дистәгә якын казлары, үрдәкләре дә шул чама булган, аларын суеп эшкәрткәннәр инде. "Тавыкларның исәбен дә төгәл генә белмим, 80гә якындыр. Бик күп утырып чебеш чыгаралар, җәй ахырында да дистәдән артык чыгарды берсе, шөкер, барысы да үсеп җиттеләр", – ди Кадрия. Алар берни дә диярлек сатмыйлар – балаларга бирәләр, туган-тумачага өлеш чыгаралар. Гаиләләре ишәя бара – Надирә белән Рушан башкалада, Илдар Түбән Новгородта төпләнгәннәр, барысы да гаиләле, биш оныклары үсеп килә.
Җәйләрен, әлбәттә, авылда уздыралар, әниләре эшкә чыккач, балаларын озаккарак та калдырып торалар икән. "Алар белән күңелле, өй тулып китә, хәзер менә ирем белән икәү генә калдык, эч поша кайчак, мин зур гаиләгә күнеккән, кеше күп булуын яратам", – ди Кадрия. Аларның өендә һәрчак кеше күп булган – каен әнисе белән 27, каен әтисе белән 31 ел бергә яшәгәннәр. Каен әтисенең ике апасы да аларда яшәгән – берсе бер ел гына, ә берсе 13 ел. Тагы бер туганы гаиләсе белән 1 ел торган үзләрендә. Кадрия бер генә дә авырсынмаган, барысын да карап-тәрбияләп торган. "Каен әнием бик гади, тыныч холыклы иде, ә каен әтием бераз кырысрак булды, әмма тиз кайтучан иде. Үләр алдыннан да миңа рәхмәт әйтеп, теләкләр теләде", – дип искә алды кадерле
кешеләрен Кадрия ханым.
Аның үз әтисе дә балалары башлы-күзле булгач, 16 ел ялгыз яшәгән һәм Кадрия аңа да гел ярдәм итеп торган. Кыскасы, савапны күп җыйган ул. Хәзер барысы да мәрхүм инде һәм алар елына 5-6 тапкыр мәҗлес уздырып, Коръән укыталар. Бер генә кат барысын бергә ядъ итмисез инде, дигәч: "Бер генә дә эчемә төшми алай, аерым-аерым укытуны дөресрәк дип саныйм. Хезмәтеннән курыкмыйм, туганнар, балалар булыша, Алла каршында булсын", – дип җавап бирә ул. Кадрия ханым аш-суга, камыр ашларына бик уңган, шуңа да ул кунак дәшүне бернигә санамый торгандыр, ник дисәң дә, Коръән табынының күрке бит камыр ашлары, ә алары аның бигрәк тәмле була диләр анда кунак булучылар.
Хәмзиннар йортында игътибарны җәлеп иткән тагы бернәрсә – гөлләрнең бихисап күп булуы. Ниндие генә юк – гади яраннан башлап орхидеяларга тикле. "Яз башында куярга урын калмагач, кайберләрен өй алдына чыгарып утырттым. Әнием бигрәк гөлләр ярата иде, миңа да бу мавыгу бирелгән күрәсең", – ди остабикә ханым. Аларның өй алды да чәчәккә күмелгән, октябрь ае булса да, чәчәк атып утыручылары байтак иде. Гөлләр бит алар тере җаннар кебек – яратып, күңел куеп үстерсәң генә шаулап үсәләр, җылылык, мәхәббәт булмаган җирдә үсмиләр. Ә Хәмзиннар гаиләсендә алар җитәрлек – Кадрия ире Рифат белән 39 ел инде иңне иңгә куеп гомер итәләр, татулык, бер-берсенә ихтирам, мәхәббәт хөкем сөрә бу йортта, шуңа да бар эшләре дә уңып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз