Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сергач районында «Нижгарбикә» хатын-кызлар бәйгесенә йомгак ясыйлар
Бәйгедә Түбән Новгород өлкәсендә яшәгән 25 яшьтән алып хатын-кызлар катнаша. Төп шарт - татар телен белү.
Түбән Новгород өлкәсе Кочко-пожар авылы мәдәният йортында V "Нижгарбикә" бәйгесенең йомгаклау өлеше башланды.
Бәйгедә Түбән Новгород өлкәсендә яшәгән 25 яшьтән алып хатын-кызлар катнаша. Төп шарт - татар телен белү. Жюри әгъзалары арасында Татарстанның атказанган артистлары - Фәридә-Алсу дуэты, "Шәһри Казан" һәм "Без бергә" газеталары журналисты, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина да бар.
Бәйгедә катнашучыларның татарча аралашулары, татар гореф-гадәтләрен, татар халкының тарихын белүләре, дөньяга карашлары, сөйләм осталыклары исәпкә алына.
Катнашучыларны "Үз эшенең остасы", "Иң зирәк хатын-кыз", "Иң сәләтле хатын-кыз", "Уңган хуҗабикә", "Бар яктан уңган", "Сәхнә остасы", "Гаилә учагы сакчысы", "Иң ягымлы хатын-кыз", "Тамашачы мәхәббәте" кебек номинацияләр буенча бәялиләр. Соңгы номинация "Интертат" электрон газетасында тавыш бирү юлы белән билгеләнә.
Бәйгенең максаты - татар халкының мәдәнияте белән кызыксынуны формалаштыру, тарих һәм мәдәният өлкәсендә белгечләрнең тырышлыкларын берләштерү, иҗади элемтәләрне киңәйтү һәм ныгыту, авылда яшь белгечләрнең һөнәри, иҗади дәрәҗәсен һәм осталыгын арттыру өчен, тәҗрибә белән уртаклашу.
- “Нижгарбикә” бәйгесе Түбән Новгород өлкәсе Татар милли-мәдәнияте автономиясе, “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы, өлкәнең “Туган як” газетасы, Сергач районының мәдәният йорты, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Түбән Новгород өлкәсе хөкүмәте ярдәме белән берлектә уздырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз