news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шереметев сараенда төрки музыка кораллары яңгыраячак

Петербург халкы һәм шәһәр кунаклары 17 июньнән 9 июльгә кадәр Шереметев сараеның Музыка музеенда уникаль күргәзмә белән таныша алачак. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда хәбәр итә.

Экспозиция нигезендә дөнья халыкларының 700дән артык музыка коралыннан 50дән артык экспонат ята, аларны «Татнефть» компаниясе Әлмәт шәһәрендә җыйган. Ул Россиядә гомумтөрки уен кораллары төркеменең даими рәвештә тулыланып тора торган иң зур җыелмасы. Компания проекты мәдәни традицияләрне саклауга, төрки халыкларның аутентик музыкаль мәдәниятен торгызуга юнәлдерелгән.

Күргәзмә «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән узачак. Петербургтагы күргәзмә кунаклары томбак, кыл кубыз һәм шаман бубенын күрә алачак, реконструкцияләнгән урта гасыр думбрасы, 9 мең ел элек кыр кәҗәсе сөягеннән уеп ясалган флейта күчермәсе һәм башка күп кенә инструментлар яңгыраганын ишетә алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100