Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда октябрь уртасы климатик нормадан биш градуска җылырак булачак
Татарстанда октябрьнең икенче декадасында уртача һава температурасы климатик нормадан биш градуска югарырак булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Тулаем алганда, республика өчен 11-20 октябрь аралыгында климатик норма +5,4 градус, ә Казан өчен +5,8 тәшкил итә градус. Шул рәвешле, уртача температура +10,4 һәм +10,8 градус булачак.
Шул ук вакытта, элегрәк синоптиклар төбәктә октябрьнең беренче декадасы климатик нормага якын булачак дип фаразлаган иде. Соңрак «Татар-информ» агентлыгы атмосфера фронты белән бергә төбәккә җылы, әмма яңгырлы һава торышы килүе турында хәбәр итте.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз