Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сердар Бердымөхәмәдов: Төрекмәнстән өчен гуманитар өлкәдә хезмәттәшлек мөһим
Төрекмәнстан гуманитар өлкәдә халыкара хезмәттәшлеккә, шул исәптән эмигрантлар һәм гражданлыгы булмаган кешеләр проблемаларын хәл итүгә зур әһәмият бирә. Бу хакта Төрекмәнстан Президенты Сердар Бердымөхәмәдов «аутрич»/«БРИКС плюс» форматындагы XVI БРИКС саммитының беренче пленар утырышында белдерде.
«Соңгы елларда Төрекмәнстан бу мәсьәләләрдә Берләшкән Милләтләр Оешмасы, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы, махсуслаштырылган институтлар белән яхшы элемтәләр урнаштырды. Бу милли дәрәҗәдә сизелерлек уңай нәтиҗәләргә китерде. Без башка илләр белән тәҗрибә һәм гамәли эшләнмәләр белән уртаклашырга әзер», - диде ул.
Бердымөхәмәдов фикеренчә, циркуляр икътисадка күчүнең глобаль программасын эшләргә, глобаль энергетик иминлек һәм тотрыклы үсеш буенча альянс төзергә кирәк. Ул шулай ук үсеп килүче илләрнең әһәмиятен арттырырга кирәклеген өстәде. «Монда төп момент дәүләтләрнең фәнни-технологик үсеш дәрәҗәсен тигезләү, цифрлаштыру һәм инновацион стандартлар булырга тиеш», - дип аңлатты Төрекмәнстан Президенты.
Бердымөхәммәдов ассызыклаганча, Төрекмәнстан өчен мәдәния, фән, мәгариф өлкәләрендә хезмәттәшлек мөһим. «Без уртак гамәлләргә әзер», - дип нәтиҗә ясады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз