Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Серб Республикасы Президенты БРИКС саммитына үсеш хакына киләчәген әйтте
Серб Республикасы (Босния һәм Герцеговина составындагы энтитет) Президенты Милорад Додик Казанда узачак БРИКС саммитына ни өчен киләчәген аңлатты. Бу хакта Сербский Республикасы Радио һәм телевидениесе хәбәр итә.
«Безнең өчен Казанда узачак БРИКС саммитында канаша алуыбыз – зур мәртәбә. Бу Россия белән безнең мөнәсәбәтләрнең характеры һәм РФ Президенты Владимир Путин безгә карата күрсәткән дусларча мөнәсәбәт турында сөйли. Без үсеш, хезмәттәшлек өчен яңа мөмкинлекләр турында сүз бара торган урында булырга телибез», - дип искәртте Додик.
«Без сәясәтебездә эзлеклелекне һәм бөек державалар тартып кертергә теләгән барлык низагларда нейтральлекне саклап калдык. Россия һәм Президент Путин – безгә ихтирам күрсәтүчеләр һәм хокукларыбызны, тавышыбызны хөрмәт итүчеләрнең барысы кебек үк безнең дусларыбыз», - дип өстәде сәясәтче.
Элегрәк Додик Казанда узачак БРИКС саммитында катнашачагын раслаган иде. Шул ук вакытта, сәясәтченең әле чара башланганчы – 19 октябрьдә үк килергә тиешлеге хакында хәбәр ителде. Ул саммит барышында РФ Президенты белән очрашырга ниятли.
Уналтынчы БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. 33 дәүләт вәкиле анда катнашачагын раслады. РФ Президенты Владимир Путин саммит кысаларында 17 ике яклы очрашу үткәрергә ниятли.
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов мондый дәрәҗәдәге вакыйганы уздыру республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык булуын билгеләп үтте. Казан мэры Илсур Метшин сүзләренчә, шәһәр бу көннәрдә 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз