news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сербская Республикасы Президенты Казанда узачак БРИКС саммитына килә

Сербская Республикасы Президенты Казанда узачак БРИКС саммитына килә
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Сербская Республикасы (Босния һәм Герцеговина составындагы энтитета) Президенты Милорад Додик Казанда узачак БРИКС саммитында катнаша. Бу хакта сәясәтче РИА Новости агентлыгына хәбәр итте.

«Мин 20 октябрьдә Казанда булачакмын, мине саммитта катнашырга чакырдылар, моңа бик шатмын һәм минем саммитның башка катнашучылары белән очрашу мөмкинлеге булачак», - диде Додик һәм алда торган чараны «иң көчле илләр катнаша торган иң югары дәрәҗәдәге дөньякүләм вакыйга» дип атады.

Сәясәтче фикеренчә, хәзерге вакытта урнашкан халыкара вазгыять җавап таләп итә, чөнки ул БРИКСның кыйммәтләренә («башка дәүләтләрнең суверен хокукларын хөрмәт итү, эчке мәсьәләләргә тыкшынмау») җавап бирми.

«Шуңа күрә мин әлеге чарага чакырулары белән бик горурланам һәм 19-20 октябрьдә анда булачакмын», - дип сүзен төгәлләде Милорад Додик.

Уналтынчы БРИКС саммиты ТР башкаласында 22-24 октябрьдә уза. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Казан мэры Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә шәһәр 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100