Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сербия Республикасы Россиягә теләктәшлек белдереп 24 мартны матәм көне дип игълан итте
«Крокус Сити Холл»да теракт сәбәпле, Сербия Республикасы Президенты Милорад Додик, Россия халкына теләктәшлек белдереп, 24 мартны матәм көне дип игълан итү карары турында белдерде. Бу хакта ул Х социаль челтәрендә (РФ территориясендә блокировкаланган элеккеге Twitter социаль челтәре) язган.
«Без шул рәвешле Мәскәүдә террорчылык һөҗүмендә үтерелгән гөнаһсыз кешеләрне искә алырга, шулай ук Россиянең дустанә халкына теләктәшлек белдерергә телибез», - диде Милорад Додик.
22 мартта Мәскәү өлкәсенең концертлар залында һөҗүм булды. Россия тикшерү комитетының соңгы мәгълүматларына караганда, «Крокус Сити Холл» концертлар залында һәлак булучылар 133 кеше тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Кичә Мәскәү вакыты белән 15.30 сәгатьтә Россия Президенты Владимир Путин гражданнарга мөрәҗәгать вакытында 24 мартны Россиядә илкүләм матәм көне дип игълан итте.
Элегрәк Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган, Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев, Румыния Тышкы эшләр министрлыгы, АКШ дәүләт секретаре Энтони Блинкен кайгы уртаклашу белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз