Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Серб Республикасы Президенты Милорад Додик «Кол Шәриф» мәчетен карады
Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов Казанның «Кол Шәриф» мәчетендә Серб Республикасы (Босния һәм Герцеговина) Президенты Милорад Додик белән очрашы. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.
Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Илфар хәзрәт Хәсәнов аны Россиядә һәм Татарстанда ислам үсеше тарихы, хәзерге татар өммәте казанышлары, Татарстанда конфессияара сәясәт үзенчәлекләре белән таныштырды.
Шулай ук алар Президент өчен «Кол Шәриф» мәчете буйлап экскурсия үткәрде һәм аңа Казанның йөзек кашы – «Кол Шәриф» мәчетенең архитектура үзенчәлекләре, шулай ук уникаль башлангыч – 2015нче елның гыйнварыннан бертуктаусыз Коръән-Кәрим укылу турында сөйләде, диелә хәбәрдә.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз