news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Серб Республикасы Президенты Милорад Додик Казанга эш визиты белән килде

Серб Республикасы Президенты (Босния һәм Герцеговина энтитеты) Милорад Додик Казанга эш визиты белән 19 февраль кичендә килде, дип ATB телевизион каналына сылтама белән ТАСС яза.

Милорад Додикны аэропортта монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Айрат Шәфигуллин каршы алды.

Моңа кадәр Серб Республикасы җитәкчесе өч көн (17 февральдән 19 февральгә кадәр) Белоруссиядә эш визиты белән булган. Анда ул ил президенты Александр Лукашенко һәм тышкы эшләр министры Сергей Алейник белән сөйләшүләр үткәрә.

news_right_1
news_right_2
news_bot