news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сентябрьнең соңгы көннәрендә Казанда өч температура рекорды куелды

Сентябрьнең соңгы көннәрендә Казанда өч температура рекорды куелды
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

21 сентябрьдән Казанда берьюлы өч температура рекорды куелды. Республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары шуны раслый.

Әйтик, 21 сентябрьдә республикада моннан 86 ел элеккеге рекорд яңартылган. Быел +25,9 градус тәшкил иткән температура теркәлгән, шул ук вакытта бу көн өчен моннан алдагы максимум +25,7 градус булган.

24 һәм 25 сентябрьдә һава температурасы 2015 елдагы максималь күрсәткечләрне уздырган. Метеостанцияләр бу көннәрдә +26,2 һәм +26,1 градус тәшкил иткән температураларны теркәгән.

Искәртеп узабыз, 1 октябрьдә синоптиклар Татарстанда һава температурасы +24 градус тәшкил итәчәген вәгъдә иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100